15нче ноябрь көнне гимназиядә физика укытучыларының РМО утырышы булды. 9 Б классында Мансурова Р.Х. “Реактив хәрәкәт. Ракеталар” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучылар дулкынланды, ләкин барыбер төгәл җаваплар бирделәр. Миннегалиава Л.Б. физика укытучылары өчен информатика фәненнән “Физика укытучыларының эш вакытын оптималь файдалану” темасы буенча мастер-класс күрсәтте. Аннан математика, физика, информатика укытучылары бергәләп “Үз уеның” дигән тема астында ачык класстан тыш чара үткәрделәр. Бу уен һәркем күңеленә хуш килде.