Бүген Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш буенча яшь ярдәмчеләренең республика конкурсы кысаларында Хадиуллина Альбина Айрат кызы коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук намуслылык, җаваплылык, башкару һәм гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияләү максатыннан «Честный квиз» дип исемләнгән чара үткәрде. Чара муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе катнашында узды.