И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары «В. Спиваков фондының IV академиясе. Балалар-балаларга. Татарстан» мәдәни - белем бирү проектында актив катнаштылар.
Программа кысаларында мастер - класслар, семинарлар узды һәм азакта педагоглар, мастер – классларда катнашучы балалар, «Сандугач сайрар илем» фестивале стипендиатлары, «Татнефть» БФ «Рухият» программасының «Сандугач сайрар илем» фестивале җиңүчеләре һәм "Мәскәү дусларын каршы ала" фестиваленең гала-концерты булды.
И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбеннән гала - концерт программасында «Жасмин» бию коллективы һәм Рания Зарипова катнаштылар.
Проектта катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.