Сарманда 2020-2022 елларга бюджет проектын икенче укылышта кабул иттеләр

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Утырыш эшендә район прокуроры, район суды рәисе, район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендәге сорауларны карый башлаганчы район башлыгы район Советы депутаты Илнур Ардыхановка район Советының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләге тапшырды.

Көн тәртибе расланганнан соң, депутатлар мәсьәләләрне карауга күчтеләр.

Депутатлар 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына район бюджеты проектын икенче укылышта хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International