Мәктәптә журналистлар еш булмый. Тележурналистлар - тагын да сирәгрәк кунак. Безнең мәктәп ул яктан бик бәхетле. Мәктәбебезнең элеккеге укучысы, искиткеч нәфис, гүзәл һәм аралашучан Альбина Асылгараева нәкъ менә шундый һөнәрне сайлаган кеше. 9 декабрь көнне (үзенең туган көнендә) ул безнең мәктәптә булды! Кабинетка килеп керүгә үк ул тиз арада бөтен аудиториянең игътибарын үзенә җәлеп итте. Дүртенчеләр Альбина апаларыннан күзләрен дә алмадылар. Чын диктор менә шундый була шул ул. Вакыт, гадәттәгечә, җитмәде. Ләкин кунагыбыз әле тагын кайтырга, балалар белән очрашырга вәгъдә бирде. Монысы укучыларга бик ошады.