6 нчы гыйнвар көнне Җәлил мәдәният йорты мәйданында «Раштуа – гаилә бәйрәме» дип исемләнгән массакүләм күңел ачулар узды.
Чарада шәһәр тибындагы Җәлил поселогоның халык һәм үзешчән коллективлары катнаштылар,шулай ук уеннар һәм табышмаклар оештырылды.
Бәйрәмгә килүчеләрне шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башлыгы Кәримов Рәфикъ Әзһәм улы котлады. Ул барысына да игелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлек теләде.
Тамашачылар чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр, шулай ук биеделәр, әйлән-бәйлән йөрделәр һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар.