Сарманда 2019 елгы эш йомгаклары буенча медицина советы узды

2020 елның 28 феврале, җомга

Бүген Сарман РҮХдә медицина советы узды, анда район медицина оешмаларының эшенә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр.

Совет эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

"Сарман РҮХ" ДАССОның баш табибы Айрат Галимов 2019 елгы эш йомгаклары һәм 2020 елга перспектив планнар турында хисап белән чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча "Ана һәм балачакны саклау" дигән доклад белән медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Лилия Биктимирова чыгыш ясады.

Аннары сүз район башлыгы Фәрит Хөснуллинга бирелде. Ул кыскача гына район сәламәтлек саклау эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яктыртты.

Илдар Рәзинович үз чыгышында сәламәтлек саклауның төп күрсәткечләренә ирешелүен билгеләп үтте, туктап калмаска һәм алга барырга тәкъдим итте.

Чара ахырында аерым уңышларга ирешкән табибларга һәм шәфкать туташларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Илнур Сибгатуллин фотосы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International