Бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов районда эш визиты белән булды.
Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Сәфәр кысаларында министр урынбасары Сарман хастаханәсенә нигез салучы Михаил Игнатьевка багышланган мемориаль такта ачу тантанасында, шулай ук хастаханәнең тарих музеен ачуда катнашты. Аннары Илдар Разинович узган елдагы эш йомгаклары буенча медицина советында катнашты.
Илнур Сибгатуллин фотосы