Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе III Республикакүләм «Шушы яктан, шушы туфрактан без» фәнни- гамәли конференциясендә.

2020 елның 28 феврале, җомга

Якташыбыз Мәдинә Маликованың 85 яшьлек юбилеена багышланган III Республикакүләм «Шушы яктан, шушы туфрактан без» фәнни- гамәли конференциясендә «М. Маликова әсәрләре - сәхнәдә» секциясендә Кәшер һәм Сарайлы мәктәпләре укучылары катнашып III дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар. Сарайлынын 9 нчы сыйныф укучылары «Оҗмах балалары» трагикомедиясенең бер өлешен сәхнәләштерде, Кәшердән 6-8 сыйныф укучылары «Ал, Сәкинә, Әмрикәне» әсәреннән өзек куйдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International