Бүген Сарман муниципаль районы авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында Спартакиада кысаларында волейбол буенча финал уеннары тәмамланды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны – "Әлмәт авыл җирлеге", 2 урынны – "Илексаз авыл җирлеге" ,3 урынны – "Кәүҗияк авыл җирлеге", 4 урынны-"Мортыштамак авыл җирлеге", 5 урынны – "Ләшәү-Тамак авыл җирлеге", 6 урынны – "Петровка Завод авыл җирлеге" командалары алды . Район башлыгы Фәрит Хөснуллин призерларга кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырды.