Бүген Сарман районының Петровский Завод авылында «Сәламәтлек эстафетасы» федераль проекты кысаларында җиңел атлетика буенча йөгерү узды.
Чарада 3000 метрга киртәләр аша йөгерү буенча олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова, район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Беренче эш итеп йөгерештә катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар. Чараның тантаналы өлешеннән соң старт бирелде. 5 км озынлыктагы дистанцияне барлык спортчылар да йөгереп үтте. Финишта оештыручылар аларга "Сәламәтлек эстафетасы"нда катнашучы сертификатларын тапшырдылар.
Илнур Сибгатуллин фотолары