Сарманда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәмәтгәрәев алып барды.

Утырыш эшендә авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм Башкарма комитет бүлекләре башлыклары катнашты.

"Язгы ташу чорында балаларның иминлеген тәэмин итү чаралары турында" гы беренче мәсьәлә буенча сүз мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабировка бирелде.

Язгы ташу чорында биотермик  куркынычсызлыгын тәэмин итү турында дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Камил Улмаскулов чыгыш ясады.

Өченче көн тәртибе буенча Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Розалия Әхмәтшина чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга Шәрләрәмә торак пунктына Минзәлә елгасы аша күпердә куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм су басуларны булдырмау турында мәгълүмат бирде.

Аннары утырышта катнашучыларны язгы ташуның тискәре нәтиҗәләрен киметү буенча өстәмә чаралар үткәрү турында «Сарман МР Гражданлык яклау идарәсе» җитәкчесе Рамил Госманов таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International