Бүген утырышлар залында иминләштерүчеләрнең кисәтү чараларын финанслау һәм икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау буенча киңәшмә-укуы булды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча иминият взнослары белән идарә итү бүлеге начальнигы Лилия Мөгаффарова чыгыш ясады. Ул Федераль салым хезмәтенең актуаль мәсьәләләре турында сөйләде.
Кисәтү чараларын финанслау һәм 2020 елда икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау турында һөнәри куркынычлылык бүлеге башлыгы Ирина Гатина чыгыш ясады.
"Дәвалануга килешүләр төзү" мәсьәләсе буенча сүз "Ижминводы" шифаханәсенең маркетинг бүлеге башлыгы Лариса Мөхәммәтшинага бирелде.
Аннары реклама буклетлары тарату турында "Ижминводы" шифаханәсенең маркетинг бүлеге әйдәп баручы белгече Тамара Кузьмина сөйләде.