Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту» федераль проектына нигезләнеп, «Сәламәтлек эстафетасы» акциясендә катнашты

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Петровка Завод авыл җирлегендә «Демография» милли проектының «Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту» федераль проектына нигезләнеп, «Сәламәтлек эстафетасы» акциясе үткәрелде. Әлеге акцияда Олимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча Рәсәйнең атказанган спорт остасы Гөлнара Сәмитова-Галкина да катнашты. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче социаль хезмәт алучылар, «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары  скандинавия йөреше буенча узышта көч сынаштылар. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International