«Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән IIIнче Республика фәнни-гамәли конференциясе

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 елның 28 февралендә Җәлил икенче санлы урта мәктәбе базасында район язучысы Мәдинә Маликовага 85 яшь тулу уңаеннан «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән III Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Безнең Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Нәбиуллина Гүзәл хәйриячелек белән шөгыльләнүче кешеләр турында иҗат эшләре конкурсында катнашты. Аның иншасы авылдашы Фәрхетдинов Илсур Максут улының хәйриячелек рәвешендәге ярдәме турында сөйли. Гүзәл 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ә 9 сыйныф укучысы Салихова Гөлшат М.Маликова иҗатына багышланган фәнни-эзләнү конкурсында катнашты. Ул сертификат белән бүләкләнде. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International