1 нче март көнне Җәлил поселогында "Рус масленицасы"дигән массакүләм халык бәйрәме үткәрелде.
11.00 сәгатьтә бәйрәм Җәлил мәдәният йортының җыелма ансамбле башкаруында "Широкая наша масленица" хореографик куелышы белән башланып китте. Аннан соң "шәһәр тибындагы Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге Башлыгы Р.Ә. Кәримов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, ул җәлиллеләрне яз башлану белән котлады.
Театральләштерелгән тамашада персонажлар: Несмеяна, Котофей, Масленица үзе дә тамашачылар белән күңел ачты. Балалар өчен күңелле уеннар үткәрелде: аркан тартышу, чана шуу, балалар рәхәтләнеп уйнадылар.. Тамашачылар өчен зур концерт программасы тәкъдим ителде. "Родники" вокаль ансамбле, "Дорога к звездам" вокал студиясе солистлары һәм коллективлары чыгыш ясады.
"Русская масленица" традицион чучеланы яндыру һәм әйлән-бәйлән белән тәмамланды.
Тамашачылар бик теләп коймак белән сыйландылар.