Сарман муниципаль районы мәдәният йортында «Есть стать в строй» традицион конкурсы булып узды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

3 нче март көнне Сарман муниципаль районы мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган «Есть стать в строй» традицион конкурсы булып узды. Анда Сарман мәктәпләреннән 2 команда, Петровка Завод командасы һәм Аграр көллият командасы катнашты. Команда составында 9 кеше. Командалар төрле номинацияләр буенча төрле конкурсларда катнаштылар. Беренче урынны Сарман урта мәктәбе командасы яулады, икенче урынны Петровка Завод урта мәктәбе командасы, өченче урынны Аграр көллият командасы яулады. Шулай ук көч әзерләү, сүтү һәм җыю, ату буенча иң яхшысы, саклагыч комплект киюдә иң яхшы команда, иң яхшы хәрби команда кебек төрле номинацияләрдә иң көчлеләр билгеләнде. Бәйге югары дәрәҗәдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International