3 нче март көнне 1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсеше буенча балалар бакчасы эшчәнлеген камилләштерү" темасына район база мәйданчыгы утырышы булып узды. Утырыш барышында рәсем һәм кисеп ябыштыру буенча традицион булмаган эш формаларын кулланып оештырылган белем бирү эшчәнлекләрен карау оештырылды. Аларны тәрбиячеләр Зыятдинова З. А.һәм Гильфанова Л. Р. күрсәттеләр. Шәрләрәмә балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйниятуллина Э. Н. фоамираныннан чәчәкләр ясау буенча «Гөлҗимеш» темасына мастер-класс үткәрде. Петрозаводск балалар бакчасы тәрбиячесе Вахитова Э.Х. «Иҗади шәхес формалаштыруда балалар бакчасының роле» темасына эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 1 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Харисова А.А. педагоглар белән «Бергә без көчле» дигән темага бик кызыклы психологик тренинг үткәрде.