Китапның кеше тормышындагы ролен, әһәмиятен аңлату, китап укуга кызыксыну уяту – уку эшчәнлегенең бер мөһим юнәлеше, шуңа күрә мәктәбебездә әлеге белем чыганагына багышланган чаралар һәрдаим үткәрелеп тора. Бөтендөнья кычкырып уку көне акциясеннән дә читтә калмадык: 2-6 нчы сыйныф укучылары авыл китапханәчесе Җәлилова Миләүшә белән берлектә уздырылган “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән әдәби сәгатьтә катнашты. Чара барышында балалар Л.Сабированың “Әни нигә елый?” хикәясе белән таныштылар, югалган очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр; балалар өчен язылган әдәби әсәрләрне укыдылар.