Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Сарайлы китапханәсе «Әни турында хикәяләр укыйбыз сезнең белән»дип исемләнгән республика акциясендә катнашты. Бу көнне китапханәдә 4 нче сыйныф укучылары белән түбәндәге китапларны кычкырып уку үткәрелде: Монасыйпов В. "Куркак батыр", Благинина Е."Менә нинди әни” , Емельянов Б. “Әни турында хикәяләр". Чара бик җылы, дустанә атмосферада үтте, балаларга бик зур тәэсир калдырды.