Бәйрәм алдыннан безнең балалар бакчасында 8 март көненә багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Матур итеп бизәлгән залга әниләр һәм әбиләр килде. Балалар алар өчен концерт номерлары әзерләделәр, шигырьләр, җырлар һәм биюләр аша үзләренең бөтен мәхәббәтләрен һәм йөрәкләренең җылысын бүләк иттеләр. Әкияти сюжет һәм әкияти персонажлар – болар барысы да һәр бәйрәмдә булды. ... Әниләр һәм әбиләр белән кызыклы конкурслар беркемне дә битараф калдырмады. Шатлык, дәртле көлү, бик күп уңай эмоцияләр белән һәр бәйрәмне озатып йөрде. Балалар җырлар җырладылар, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәмнәр, Һичшиксез, балалар бакчасы тормышына язгы шатлык һәм бәхет атмосферасын алып килде.
Балалар бакчасы коллективы барлык хатын-кызларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итә!