Бүген Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы директорлар киңәшмәсе узды. Капиталь ремонттан соң мәктәп директоры Гайнетдинов Фирдәвис Мәгъдәнур улы мәктәп белән таныштырды, эшләнгән эшләргә зур бәя бирелде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зиятдин улы Фирдәвис Мәгъдәнур улына район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.
Мәктәп укучылары тирән эчтәлекле ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара күрсәттеләр. Дәртле биюләре, моңлы җырлары белән күңелләргә үтеп керделәр.
Пленар утырышта, агымдагы төп мәсьәләләр каралды. Алга таба яңа максатлар куелды.