"Созвездие-Йолдызлык"нын 20-нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

3-4 март көннәрендә Түбән Кама  шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык"нын 20-нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтте. Анда Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарыннан җырчылар, бию коллективлары, ансамбльләр, нәфис сүз осталары катнашты. Ике көн барган фестивальдә 1500 бала үзенең талантын күрсәтте. «Вокал-соло» номинациясендэ 9б  сыйныфы  укучысы Хәбибуллина Айсылу  1 урынга лаек булды.  Конкурсның лауреатлары республика турында катнашачаклар. Чын күңелдән Айсылуга унышлар hәм җинү теләп калабыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International