5 нче март көнне 1 нче санлы “Дулкын” спорт мәктәбе базасында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында пауэрлифтинг буенча район ярышлары узды. 3 кешедән торган мәгариф бүлеге командасы: Сарман гимназиясенең физик культура укытучысы Юнысов Салават, Иске Кәшер урта мәктәбе филиалы - Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы, Мөхәммәтов Нәргиз һәм Иске Кәшер урта мәктәбе филиалы - Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Рузилэ 2 урынны яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!