ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга 90 ел уңаеннан, Зур Нөркәй урта мәктәбендә Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Вәсимә апа Хәйруллина белән очрашу һәм аның 17 нче китабы булып басылып чыккан “Шәп бабай, тәти әби” китабын тәкъдир итү кичәсе үтте. Яңа ел бүләге итеп, Вәсимә апа бу китабын мәктәбебезнең уку алдынгыларына бүләк иткән иде.Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Зөлфия алып барды. Балалар якташ шагыйрәбезнең шигырьләрен ятладылар, кызыклы сораулар бирделәр. Вәсимә апа үзе дә очрашуга буш кул белән килмәгән, күчтәнәчкә шигырьләрен, китапларын алып килгән. Шагыйрә әдәплелеккә өйрәтүче шигырьләрен балаларга да укыды. Чын мәгънәсендә шигърият кичәсе булды ул. Очрашу һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды.