Сарман муниципаль районы оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре арасында пауэрлифтинг буенча район турниры.

2020 елның 6 марты, җомга

5 нче март көнне 1 нче спорт мәктәбе спорт залында Сарман муниципаль районы оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре арасында пауэрлифтинг (ятып штанга күтәрү) буенча район турниры булып узды. Турнир ТАССР оешуга 100 ел һәм Сарман районы оешуга 90 ел тулуга багышланган иде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гаделшин И.Р. ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм барысына да уңышлар һәм җиңүләр теләде. Гомумкоманда беренчелегендә 1 нче спорт мәктәбе I урынны яулады, икенче урында мәгариф бүлеге командасы, өченчедә - «Нөркәй " агрофирмасы командасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International