"Созвездие-Йолдызлык"нын 20-нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы

2020 елның 6 марты, җомга

3-4нче март көннәрендә Нижнекамск шәhәрендә "Созвездие-Йолдызлык-2020"ның XX Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтте. Анда Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарыннан җырчылар, бию коллективлары, ансамбльләр, нәфис сүз осталары катнашты. Ике көн барган фестивальдә мең артык бала үзенең талантын күрсәтте. «Вокал-соло» номинациясендә 4нче А сыйныф укучысы Алькаев Данил (житәкчесе Гыйльфанова Р.А.) 1нче урынга лаек булды. Ана конкурсны оештыручылардан Диплом hәм буләкләр тапшырылды. Аларны лаеклы жиңүләре белән котлыйбыз  hәм Казанда узачак суперфиналда уңышлар теләп калабыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International