Кәүҗияк авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшыру, Дәүләтшиннар гаиләсен 55 ел бергә гомер итүләре белән котлау.

2020 елның 6 марты, җомга

2020 елның 6 мартында тыл хезмәтчәннәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Медальне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы һәм Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Хөснетдинов Фиргать Әхсан улы тапшырдылар. Шулай ук Дәүләтшиннар гаиләсен 55 ел бергә гомер итүләре белән котладылар. Аларны Сарман муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Вәлишина Гөлчәчәк Әмирҗан кызы һәм аларның балалары котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International