"Озын толым" конкурсы

2020 елның 7 марты, шимбә

Конкурста 15 конкурсант катнашты. Катнашучылар өчен төп шарт-озын чәч булу . Кызларга берничә бирем башкарырга туры килде. Үзләре турында сөйләү һәм үзләренең хоббиларын күрсәтү, «мәктәп прическасы» мастер – классын күрсәтү, үзләренең бию һәм артистлык сәләтләрен күрсәтү, мәкальләр һәм әйтемнәрне белүләрен күрсәтү. «Бердәмлек» балалар хәрәкәте активистлары алдан ук конкурста катнашучылар белән видеоролик - интервью әзерләделәр, анда чәчләрне карау серләре белән уртаклаштылар һәм файдалы киңәшләр бирделәр. Конкурста катнашучыларның барысы да талантлы һәм креатив. 4 сыйныф укучысы Юнысова Фәридәнең иң озын һәм куе чәчле кыз булуы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International