Гаилә-тормышта иң әһәмиятлесе.Без гаиләдә яратырга өйрәнәбез, җаваплылык, якын кешеңә кайгырту хисләре тоябыз.Әлмәт мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә “Әти-әни-пар канатым” исемле гаилә бәйрәме узды.Чара гаилә кыйммәтләре, үз атаң-анаң өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Тәрбияче Рәхимова Рузилә Юфар кызы әзерләгән уеннар балалар белән ата-аналарны берләштерде.Мондый чаралар гаиләдә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша.Шулай ук матур, дөрес сөйләшүгә дә бу чарада зур игътибар бирелде.