Бәйрәмнәр белән

2020 елның 7 марты, шимбә

Иртән иртүк мәктәптә бәйрәм күтәренкелеге сизелде. Парламентның эше күп булды инде: кемдер стена газетасы-чакыру ясады, кемдер беренче дәресне алып баручы укытучыларны барлады, иҗат төркеме бәйрәм концерты әзерләде.
7тулып 45 минутта мәктәп коллективы актлар залын  тутырды. Тамашачыларга укучыларның матур чыгышларын карау, хезмәттәшләренең изге теләкләрен ишетү бик рәхәт булды. Бәйрәм кәефе бүләк итүче һәркемгә зур рәхмәт!
Мәктәп – әти-әниләрне, әби-бабайларны, балаларны, мәктәп хезмәткәрләрен берләштерүче олы бер гаилә ул. Без барчагызны бәйрәмнәр белән тәбрик итәбез. Уңышлар, бәхет, шатлык, иминлек телибез. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International