Район Советында атналык киңәшмә

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе булып узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча "Россельхозбанк" АҖ Зәй өстәмә офисы идарәчесе Ринат Галиуллин чыгыш ясады. 

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча 2020 елның 22 апрелендә Гомумроссия тавыш бирүен уздыру турында Совет аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев мәгълүмат бирде.

«COVID-19 гриппын, ОРВИ һәм коронавирус йогышын профилактикалау буенча чаралар турында» гы мәсьәлә буенча сүз «Сарман үзәк район хастаханәсе» ДАССОның табиб-эпидемиологы Линера Габделхаковага бирелде.

Аннан соң Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шщрипова авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International