Сарман кинотеатры 11 февраль көненнән башлап маршрут нигезендә барлык авыл һәм район гомум белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен башкорт язучысы Мустай Кәримнең «Безнен өйнең яме» әсәренә нигезләнеп 2019 елда тошерелгән «Сестрёнка» исемле фильмын күрсәтүне төгәлләде. Бөек Жиңүнең 75 еллыгы якынлашу уңаеннан , балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылып күрсәтелгән бу фильмны укучылар бик жылы кабул иттеләр. Фильм чын-чынлап балаларны аның геройлары өчен борчылырга мәжбүр итте һәм куңелләрендә кургәннәреннән аерылмас хисләр тудырды. Фильм алдыннан укучылар «ТАССР нын 100 еллыгы» уңаеннан татарстан тарихын уз эченә алган видеороликлар карадылар.