6 март көнне Карашай-Саклау авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы булды. Медальләрне Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна һәм Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна тапшырдылар. Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна һәм Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна аларны өйләренә барып котладылар, аларга нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр.