Яз нидән башлана? Әлбәттә, Кыш озату бәйрәменнән. Элек-электән кышны озату бик күңелле итеп үткәрелгән . Бүген безнең балалар бакчасында да Кыш озату бәйрәме булып үтте. Барлык балалар да бу бәйрәмне бик көттеләр, аңа әзерләнделәр. Шигырьләр, җырлар өйрәнделәр һәм аны үзенчәлекле күңелле итеп үткәрделәр. Балаларга кунакка Яз кызы, Кар кызы һәм Убырлы карчык килде. Биюләр , уеннар, күңелле конкурслар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде! Барысы да шатлык белән Кышны озаттылар һәм аның белән киләсе елга кадәр саубуллаштылар.
Яз өчен балалар җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле уеннар уйнадылар. Һәркайда шатлык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде.