Ветераннарны хөрмәтләү

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген Җәлил икенче санлы мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Бөек Ватан сугышы Ветераннарын котларга Сарман муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Вәлиев Ф.А. һәм Җәлил поселогы Советының оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Гарифуллина Г.И. килделәр.

Тантаналы шартларда Ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел»юбилей медальләре тапшырылды.

Бөек Ватан сугышы Ветераны, тыл хезмәтчәне, халык мәгарифе отличнигы, бистәбезнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы Сөләйманова Гавһәр Набиулла кызы, үз чиратында, сугыш елларында авыр тормыш турында сөйләде, ил, республика, район һәм бистә җитәкчелегенә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Балаларны тыныч күк йөзе белән куанырга, заманча шартларда илебезнең конкурентлыкка сәләтле гражданнары булырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International