Сарман гимназиясе тарих укытучысы Загирова Кифая Әхсән кызы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Солтангалиева Гөлшат Рафаэл кызы катнашында, МБББУ "Сарман гимназиясе" һәм МБББУ "Сарман урта мәктәбе" укучылары белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Сарман» кинотеатрында лекция үткәрде. Лекция укучылар өчен файдалы үтте. Алар бик күп яңалыклар белделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.