Сарман муниципаль районы прокуратурасы белән берлектә “Үзеңне алдауга юл куйма”  исеме астында конкурс уздырылды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Соңгы елларда мошенниклыкның "Әни коткар," "Сез - җиңүче", "Социаль хезмәткәр", "Бозым", "СМС-үтенеч", "Түләүле код", "Банк карталарыннан акча урлау" кебек төрләре популярлашып китте. Мошенниклыкның “ятьмәсенә” эләкмәскә, уяу булырга өндәү максатыннан, Сарман муниципаль районы прокуратурасы белән берлектә “Үзеңне алдауга юл куйма”  исеме астында конкурс уздырылды. Ул 7  нче февральдән 2 нче мартка кадәр дәвам итте. Буклет, стена газетасы, рәсем номинацияләрендә район мәктәпләренең 8-11 нче сыйныф укучылары  катнашты. 25 иң яхшы эшләр арасыннан җиңүчеләр билгеләнде. Бүләкләү Сарман гимназиясендә узды. Прокурор ярдәмчесе Роберт Әдип улы алдау, алдану очраклары турында кисәтеп-аңлатып үтте. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зыятдин улы җиңгән укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга алга таба да уңышлар теләде. Җиңгән укучыларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International