Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә “Нур сибүче каләм иясе” исемле очрашу кичәсе

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендәА. Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Республика журналистларының «Бәллүр каләм»е лауреаты, “Сабантуй” газеты редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе булып эшләгән, ә хәзер “Шәһри Казан” газетасы корректоры булып хезмәт итүче,  балалар язучысы  Йолдыз Шарапова  белән очрашу булып узды.

“Нур сибүче каләм иясе” исемле әдәби кичәгә “Җәлил чаткылар” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Элвира Ихсанова, ветеран-педагог Гаухар апа Сөләймәнова,ветеран-китапханәче Мөнәвәрә апа Калимуллина,укытучылар һәм мәктәп укучылары чакырылды.

Кичә барышында китапханәчеләр шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, презентация күрсәтелде, балалар Йолдыз апаларының шигырьләрен яттан сөйләдерләр. “Китапханәдәге бәхәс” шигъре бик матур итеп сәхнәләштерелде, җырлар һәм татар бию кичәне тагын да матурлады. “Сугышларсыз бер көн” шигърен 10 сыйныф гимназия укучысы Хаҗиева Адилә әзерләде.

Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова бик матур, зәвыклы, эчтәлекле итеп балаларга үз фикерләрен җиткерде, шигырләрен укыды, сорауларга җавап бирде,кичәдә актив катнашкан балаларга китапларын бүләк итте. Республика күләмендә үткәрелгән  «Яраткан китабымның авторына хат”  бәйгесендә катнашкан балаларга дипломнар тапшырды.

Кичә ахрында“Йолдыз нуры” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Очрашу барыбызның күңелендә дә якты, матур  хатирәләр генә калдырды.

Катнашты 45 кеше(33 укучы бала)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International