Азалак мәктәбе "Солдатка хат яз" акциясендә катнашты

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

     Бөек Ватан сугышы вакытында солдатлар стандарт формадагы  өчпочмаклы хатлар язганнар . Хатлар  ярдәмендә,  фронтта сугышкан солдатлар һәм аларның туганнары арасында элемтә булган. Өчпочмаклы хатлар солдатларның исән-сау булуын яки яу кырында ятып калуы турында хәбәр иткән.

    Хәзерге буын  өчпочмаклы хатларны күргәндә,  еш кына аларның гадәти булмаган формасына гаҗәпләнә. Тик 75 ел элек хатның мондый формасы беркемне дә гаҗәпләндермәгән — нәкъ менә алар һәр йортта көтеп алынган  иң кыйммәтле әйбер булган.

    12 нче март көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Солдатка хат яз» акциясе үткәрелде. Укучыларыбыз Билгесез солдатка хат яздылар.  Алар сугышның җимергеч көч булуын аңладылар, бар дөньяда тынычлык булсын дигән теләктә калдылар.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International