Сарман гимназиясендә ТАССРның 100 еллыгына багышлап, “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән эчтәлекле, тәрбияви сыйныф сәгате уздырылды

2020 елның 13 марты, җомга

Сарман гимназиясендә ТАССРның 100 еллыгына багышлап, “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән эчтәлекле, тәрбияви сыйныф сәгате уздырылды. Чарада укытучылар Миңнуллина Н.И., Мөхәммәтдинова Г.Р., Салихова А.Н., Ганиуллина Р.Я., Хайруллина Э.И. татар халкының милли киемнәре (түбәтәй, калфак) һәм бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, изү) белән таныштырдылар. 8 сыйныф укучы кызлары, технология укытучысы Миңнуллина Н.И. җитәкчелегендә, кулдан эшләп бизәлгән милли курчаклар күргәзмәсе оештырганнар. Чара балаларда милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләүдә зур роль уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International