"Балалар бакчасында социаль - коммуникатив үсеш буенча эшне оештыру үзенчәлекләре"дигән темага семинар - практикум узды

2020 елның 13 марты, җомга

   12 март көнне 6 нчы номерлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен "Балалар бакчасында социаль - коммуникатив үсеш буенча эшне оештыру үзенчәлекләре"дигән темага семинар - практикум узды. Тәрбиячеләр Хәлиуллина Р.Р., Хабилова Р. А., Шәйдуллина л. Л., Акимова С. А, заманча технологияләрне гамәлгә ашыру юлы белән социаль-коммуникатив үсеш буенча белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр., Гәрәева М.Р. «Күңелле бармаклар» түгәрәк өстәле, педагог-психолог Хәсәнова Ф. Г. «Кечкенә  бал кортларының  бөек эшләре» дигән мастер-классы да  катнашучыларга мавыктыргыч  һәм файдалы булды. Семинар-практикумдагы чаралар,  балалар белән  социаль - коммуникатив үсеш буенча эшне оештыру үзенчәлекләре темасын тирәнтен ачып, алга таба бу юнәлештә эш планлаштырырга  булыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International