13 нче март көнне Сарман үзәк балалар китапханәсенә Сарман гимназиясенең Гильфанова И. Р. җитәкчелегендәге 1 «Б» сыйныфы укучылары “Незнайка белән космоска” дип исемләнгән балалар иртәсенә килделәр. Балаларга танып-белү-күңел ачу формасында космос, кояш системасы планеталары һәм беренче космонавтлар турында мәгълүмат бирелде. Балалар бик теләп мавыктыргыч «Әйе яки юк» исемле викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, алфавит хәрефләреннән космик сүзләр чиштеләр һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Соңыннан балалар Е. Качуринның «Увлекательная Астрономия», «Планета Земля», Е. П. Левитанның «Сказочные приключения маленького астронома» исемле космос турында китаплары белән таныштылар. Шулай ук балаларны Н. Носовның «Белмәмешнең айга сәяхәте» исемле китабы белән дә таныштырдык, балаларга китаптан өзекләр укыдык. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.