«Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең торышы һәм сәяси үсеше» дигән лекция

2020 елның 14 марты, шимбә

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы һәм архивларның 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Җәлил» кинотеатрында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Г.Р. Солтангалиева катнашында Җәлил бистәсенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең торышы һәм сәяси үсеше» дигән лекция оештырылды. Архив материаллары нигезендә Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укытучысы З.Ф. Яһудина безнең республикабызның үсеш этаплары турында сөйләде. Лекция укучылар өчен файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International