"Юнармия" хәрби - патриотик хәрәкәте әгъзалары "Хатын-кызларның сугышта роле"дигән темага сыйныф сәгате үткәрделәр. Хәйрия акциясе "ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш" девизы астында узды. Юнармеецлар укучыларга сугыштагы хатын-кызлар, авылыбызның тыл ветераннары, аларның хезмәт батырлыклары турында сөйләделәр. Соңыннан тыл ветераннарына өйләренә барып, хуҗалыкта ярдәм иттеләр .