13 мартта Күтәмәле мәктәбендә физика укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы үтте. Физика укытучысы Хөсәенов И.Р. 7 сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, мастер-класс оештырды. Шулай ук Сарман урта мәктәбенең физика укытучысы Валитова Л.И. да мастер-класс белән чыгыш ясады. Утырыштан барысы да уңай тәэсир алдылар.