МБББУ “Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары спорт яраталар

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

МБББУ “Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары спорт яраталар.Теннис уены алар арасында бик популяр.

Бу уен төре рухи ныклыкны үстерә, характерны ныгыта.Бары иң тырышлар гына тенниста беренче булалар.

13 март көнне Әлмәт шәһәрендә безнең укучылар өстәл теннисы буенча ачык беренчелектә катнаштылар.Ярышлар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына  багышланган иде.

6 класс укучысы Зарипова М., 7 класс укучысы Хаков М. икенче финалда беренче урыннар алдылар.Укучыларны тренер Ахмадуллин Б.Ө. әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International