Мәктәбебезнең Юнармия патриотик хәрәкәте активистлары «Солдатка хат яз» акциясенә теләп кушылдылар. Алар башкаларга да чакыру ташладылар. Чакыруны балалар теләп кабул итте. Барлыгы 200дән артык хат язылды. Һәр өчпочмаклы хатта укучыларның рәхмәт сүзләре, горурлык һәм хөрмәте сизелә. Хатлар мәктәп китапханәсендәге күргәзмәдә урын алдылар. Шунда ук сугыш елларында язылган хатлар булган китаплар күргәзмәсе дә оештырылачак.