Бүген мәктәбебездә линейка үткәрелде, анда мәктәп директоры М.Ш. Мортазин 3 чиреккә йомгак ясады, юлларда каникуллар вакытында, йортларда һәм сулыкларда куркыныч янаулар турында искәртте. Александровска ФАПның баш табибы Мәүләвиев Ш.С.балаларга коронавирус авыруы, саклану ысуллары һәм авыруларның беренче билгеләре булганда нишләргә кирәклеге турында сөйләде.