2020 нче елның 17 нче мартында Сарман авылында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Михайлович Атласовның шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итүе булды. Авыл халкы ипотека буенча кредит бирү һәм сукбай хайваннарны тоту мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Бу көнне кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.
Сарман авылында гражданнарны кабул итү айның һәр өченче сишәмбесендә - 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы, 28 нче йорт адресы буенча, «Сарман» кинотеатры бинасында, 2 нче катта алып барыла.
Кабул итүгә 8-987-278-6426 телефоны буенча язылырга мөмкин